Әлки үзәк хастаханәсендә кабул итү һәм “Ашыгыч медицина ярдәме” бүлекләрен ачу тантанасы булды

Бүгенге көндә ике бүлекне дә капиталь төзекләндерү 5,5 миллион сумга эшләнгән

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 2011-2012 елларда ТР сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы кысаларында Әлки үзәк хастаханәсендә кабул итү һәм “Ашыгыч медицина ярдәме” бүлекләрен ачу тантанасы булды.
Муниципаль районның “Ашыгыч медицина ярдәме” бүлеге ел саен 11-12 мең кешене кабул итә. Аларның 42-45 проценты – авылларда яшәүчеләр. Бүгенге көндә ике бүлекне дә капиталь төзекләндерү 5,5 миллион сумга эшләнгән. Барлыгы 2,4 миллион сумлык җиһаз-җайланма кайтарылган.