“Лениногорскгаз”ның яшьләр комитеты тагын 11 яшь белгечкә арткан

Бүгенге көндә идарәдә 30 яшькә хәтле булган 48 яшь белгеч эшли

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорски муниципаль районының “Лениногорскгаз” идарәсендә Әнәс Вәлиев җитәкчелегендә яшьләр конференциясе узды. Аңа Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең әйдәп баручы белгече Айрат Хәбиров чакырылган иде, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.
Яшьләр комитеты рәисе Дмитрий Иванов чыгышыннан аңлашылганча, “Лениногорскгаз” идарәсендә яшьләр комитеты 1999 елның 23 ноябреннән бирле эшли икән. Аның составында - 8 кеше. Комитетның төп максаты – яшьләр сәясәтен тормышка ашыру. Моннан тыш, комитет яшьләрнең социаль икътисади хокукларын яклау, һөнәри осталыкны үстерү, яшь хезмәтчәннәргә һәрьяклап үсү мөмкинлеге булдыру һәм аларның ялын кызыклы итеп оештыру белән шөгыльләнә. Боларны чишү максатыннан, яшьләр комитетында спорт, редколлегия кебек түгәрәкләр эшли. Комитет рәисе яшьләр сәясәтенә кагылышлы төрле проектлар төзүдә, профком эшләрендә катнаша. Ә бу, үз чиратында, предприятие җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торырга, эшне җиңеләйтергә ярдәм итә.
Яшьләр комитеты тагын 11 яшь белгечкә арткан. Алар “Газпромтрансгаз Казань” җәмгыяте программасы буенча укыган яшь белгечләр. Бүгенге көндә идарәдә 30 яшькә хәтле булган 48 яшь белгеч эшли. Аларның барысы да үз һөнәрләре буенча тирән белемле, гамәли яктан шактый тәҗрибә тупларга өлгергән хезмәткәрләр. Эшләренә җаваплы карый, намус белән башкара, һөнәри осталык бәйгесендә актив катнаша.