Чаллыда азрак урлый башлаганнар

Автокала прокуратурасы 9 ай эчендәге эшчәнлегенә анализ ясады

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллы шәһәре прокуратурасы 9 ай эчендәге җинаятьчелекне һәм аларны булдырмый калу буенча күрелгән чараларны анализлады, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.
Шәһәрдә ел башыннан бирле 5835 җинаять очрагы теркәлгән. Узган елның шушы чорында әлеге күрсәткеч 6903 очрак булган. Бу хәл икътисадый җинаятьчелек (14 процент), милеккә каршы (14,7 процент), урлау (18 процент) кебек җинаятьләр дәрәҗәсенең кимүе бәрабәренә мөмкин булган.
Ришвәтчелек очраклары 51,1 процентка кимегән. Барлыгы 9 очрак теркәлгән. Узган елда исә 21 җинаять очрагы ачыкланган булган.
Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны да 6,8 процентка кимегән, барлыгы 1194 шундый очрак теркәлгән.