Ә.Садретдинов: «Эшләп торган 48 каты көнкүреш калдыклары полигонының 20се генә лицензияле»

Быел 9 айда җир асты байлыкларыннан файдалану буенча 154 тапкыр тикшерү булып, 145 закон бозу очрагы ачыкланган, 21 муниципаль районда 141 «кыргый» карьер барлыгы ачыкланган

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышында министрлыкның агымдагы елның 9 аендагы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарылды. Шул хакта доклад белән чыккан министр Әгъләм Садретдинов басым ясап әйткәнчә, нефть суыртыла торган төбәкләрдәге һәм Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдәге экологик хәлне яхшырту, торак пунктлардагы атмосфера һавасына автомобиль транспортының тискәре тәэсирен киметү, сулыкларны сәламәтләндерү һәм җылылык-энергия комплексы предприятиеләренең, химия сәнәгатенең, торак-коммуналь хуҗалыкның сулыкларны пычратуын киметү, энергия һәм ресурсларны аз сарыф итә торган һәм аз калдыклы технологияләрне активрак гамәлгә кертү, сәнәгать һәм каты көнкүреш калдыкларын сортларга аерып эшкәртү быел табигать саклау эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора.
«Гомумән, Татарстанда быел экологик вазгыять яхшы якка үзгәрде, экология һәм табигать ресурсларыннан файдалану буенча министрлык, аның үзәк аппараты дәүләт инспекциясе һәм территориаль идарәләре инспекторлары тарафыннан тикшерү-контроль эшләре даими алып барыла, закон бозучыларга карата чаралар күрелә. Болар исә Татарстанның 2015 елга кадәр вакытны күздә тотып төзелгән экологик куркынычсызлыгы Концепциясе кысаларында башкарыла. Иң мөһиме, без быел шуның буенча программа кабул итәчәкбез, ул 2015 елга кадәрге вакытны гына түгел, 2030 елга кадәргене дә күздә тотып төзелә. Табигатьне саклау буенча ведомство программаларын әзерләү эшләре төгәлләнеп килә. Республика экологик Кодекс әзерләү өлкәсендә пионер булып тора. Татарстан Дәүләт Советының киләсе утырышында беренче укылышта ул кабул ителергә тиеш», - дип аңлатты министр. Аның сүзләренчә, кабул ителгән программаларны үти бару республикадагы экологик проблемаларның күбесен хәл итәчәк, чөнки аларда шул мәсьәләдә бөтен нечкәлекләр исәпкә алынган.
Лицензиясез эшчәнлек алып бару хәзергә иң хәл ителмәгән мәсьәлә буларак телгә алынды. Мәсәлән, 15 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, эшләп торган 48 каты көнкүреш калдыклары полигонының 20се генә лицензияле. Калганнарының 15е лицензия алу өчен документларын ТР буенча Ростехнадзор идарәсенә тапшырган булса, 3 полигон буенча хуҗалары экологик документлар турында уйламый да. Геологик контроль барышында җир асты байлыкларыннан файдалану буенча 154 тапкыр тикшерү булып, 145 закон бозу очрагы ачыкланган. Җир асты байлыкларыннан файдалану департаменты һәм министрлыкның территориаль идарәләре белгечләре 21 муниципаль районда 141 «кыргый» карьер барлыгын ачыклаган. Министр искәрткәнчә, аларның кайберләре чүплеккә әйләнә башлаган, ягъни, ничек карасаң да, экологиягә зыян. Гомумән, 9 ай эчендә җир асты байлыкларын куллануга хокук биргән 46 лицензия тапшырылган, 2се үзгәртеп рәсмиләштерелгән.