Казанда “Мәдәниятлар һәм диннәр диалогында кинематографиянең роле” дигән җыен уза

Фәнни-гамәли конференция Россия Ислам университетының 10 еллыгына багышлана
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Алтын мөнбәр” дүртенче халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында 20 октябрьдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Россия Ислам университетының 10 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. ТР Мәдәният министрлыгы, Ислам мәдәнияты, фән һәм мәгарифкә ярдәм итү фонды, Россия Ислам университеты белән берлектә оештырылган җыен “Мәдәниятлар һәм диннәр диалогында кинематографиянең роле” дипи атала.
Әлеге проектның максаты – мәдәниятларның бер-берсенә керешүе, халыкларның якынаюы процессында, кешелекнең тынычлыкка, игелеккә һәм хезмәттәшлеккә омтылуында кинематографиянең ролен күрсәтү.
Җыенда “Алтын мөнбәр” кино фестиваленә килүчеләр, Россия Федерациясенең һәм БДБ илләренең кинематография җәмәгатьчелеге, галимнәрнең катнашуы көтелә.