Ф.Мөхәммәтшин: “Мәдәният һәм тел тиңдәшлеген саклау бурычлары аерым мәгънәгә ия”

Ф.Мөхәммәтшин: Швециянең Лулео шәһәрендә “Төбәк мәдәнияте үсеше коралы буларак азчылык телләре” дигђн халыкара конференциядә катнашты.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советыныћ Җирле һәм төбәк хакимияте конгрессы Төбәкләр палатасыныћ Мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Швециянең Лулео шәһәрендә төбәк һәм азчылык телләре Хартиясенең 10 еллыгына багышланган “Төбәк мәдәнияте үсеше коралы буларак азчылык телләре” дип аталган халыкара конференциядә катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе бу форумда Ауропа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессыннан вђкил санала.
Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә “Төбәк мәдәнияте үсеше коралы буларак азчылык телләре” дигән доклады белән чыгыш ясаганда, үзенчәлеклелекнең џђм башка телдә сөйләшүче күршећ мәдәниятенә толерантлы мөнәсәбәт формалаштыруныћ мөһим нигезе буларак, мђдђни џђм тел тићдђшлеген саклау бурычлары хәзерге шартларда, үз традицияләрећ һәм кыйммәтләрећне саклап калган очракта, үзенчәлекле мәгънәгә ия, дип билгеләп үтте.
Хартия принципларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә килгәндә, ул Россиянең кайбер субъектларында аларны актив кертү буенча эш башлануына игътибар итте. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Республикасы законнарында чагылыш тапкан Хартия нигезләмәлђре турында сөйләде. Конференциядә катнашучыларда халыкара документ нигезләмәләрен Татарстанда телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы аша кертү, милли-мәдәни мөхтәриятләр турындагы закон мәсьәләләре кызыксыну уятты .
Парламент җитәкчесе Татарстан Республикасыныћ гасырлар дәвамында толерантлык принциплары, күршеләр белән дус яшәүнең уникаль тәҗрибәсе һәм төрле милли мәдәниятләрнең синтезы формалашкан тарихи мәйдан булуын ассызыклап үтте. Моның белән бәйле рәвештә, ул Татарстан Халыклар ассамблеясыныћ республика халыклары этномәдәниятен саклау һәм үстерү эшчәнлеге турында сөйләде.
Швеция, Россия, Нидерланд, Финляндия, Испания, Норвегия, Англия вәкилләре тарафыннан шулай ук төбәк дәрәҗәсендә мәдәниятне үстерүгә Ауропа ярдәме, Гомумауропа структуралары белән хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасындагы азчылык телләрен саклау һәм өйрәнү өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләр, Ауропа төбәк телләре Хартиясенең мониторингы механизмнары мәсьәләләре каралды.
Фәрит Мөхәммәтшин конференция башланыр алдыннан Ауропа Хартиясе секретариаты җитәкчесе Алексей Кожемяков белән эшлекле очрашу үткәрде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.