news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яңа картиналар галереясе төзеләчәк

Заманча бина Нефтьчеләр урамында – музыка көллияте янындагы буш урында барлыкка киләчәк.

Әлмәттә яңа картиналар галереясе төзеләчәк
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә яңа картиналар галереясе төзеләчәк. Әлеге проектны компаниянең Көньяк-Көнчыгыш үсеше буенча иҗтимагый Советында күрсәттеләр.

Заманча бина Нефтьчеләр урамында — музыка көллияте янындагы буш урында «Татнефть» ярдәме белән төзеләчәк.

Галереядә күргәзмәләр узачак, балалар өчен түгәрәкләр оештыру да планлаштырылган. Шунда ук ресторан да була. Ә булачак бинаның түбәсен җәяү йөрү өчен ачык мәйданчык итәргә уйлыйлар.

Безнең өчен шәһәрдә җәмәгать киңлекләре, вакытны күңелле үткәрү һәм кешеләр аралашу өчен, җәлеп итү нокталары булуы мөһим. Сәүдә үзәкләре яшьләр өчен очрашу урыны түгел, ә менә шундый локацияләр булырга тиеш. Без мәдәни тормыш өчен яңа объектларның Көньяк-Көнчыгышның һәр шәһәрендә барлыкка килүен телибез», — диде «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100