news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районына Казаннан 26 полиция хезмәткәре киләчәк

Казаннан хокук сакчылары узган сайлауларда да районга килеп коллегаларына иминлекне тәэмин итүдә булышты.

(Әлки, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). ​​​​​​​Бу атна ахырында узачак РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда хокук тәртибен саклау өчен башкалабыз Казаннан районга 26 полиция хезмәткәре киләчәк.

Билгеле, район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре дә сайлау участокларында тәртип саклап кизү торачак.

Казаннан хокук сакчылары узган сайлауларда да районга килеп коллегаларына иминлекне тәэмин итүдә булышты. Алар ул чакта тавыш бирүнең районда тыныч узуын билгеләп үткән иде.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100