news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хастаханәдә дәваланучылар да сайлауда тавыш бирә алачак

Йогышлы авырулар госпитальләреннән бюллетеньнарны алып чыкмаячаклар, инфекция таралуын кисәтү өчен, махсус сейф-пакетлар кулланыла.

Хастаханәдә дәваланучылар да сайлауда тавыш бирә алачак
Владимир Васильев

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан хастаханәләрендә, шулай ук «кызыл» зонада дәваланучылар сайлауда тавыш бирә алачак.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтүенчә, тавыш бирергә теләгән пациентларның исемлеге төзелә.

«Вакытлыча ясалган йогышлы авырулар госпитальләрендә дәваланучылардан мөрәҗәгатьләргә нигезләнәчәкбез. Вакытлыча сайлау участоклары оештырыла, госпитальләрдә эшләүче хезмәткәрләр сайлау комиссияләре әгъзалары була», — диде Владимир Жаворонков.

Аның сүзләренчә, мондый госпитальләрдән бюллетеньнарны алып чыкмаячаклар, инфекция таралуын кисәтү өчен, махсус сейф-пакетлар кулланыла.

Гади хастаханәләрдә теләге булган һәр пациент ябык сайлау участокларында тавыш бирә алачак. «Бу инде билгеле процесс. Пациентларга аңлату эшләре бара. Мөрәҗәгать булса, аларның теләкләре тормышка ашырыла», — диде.


17-19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына сайлау һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100