news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Аек авыл» бәйгесе җиңүчеләре төзекләндерүгә 3-6 млн сум акча алачак

Конкурсның бүләкләү фонды 40 миллион сумга кадәр артты.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Аек авыл» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, оештыру комитетының утырышы пәнҗешәмбе, 16 сентябрьдә, Башкортстан хөкүмәтендә узды.

2021 елда конкурсның бүләкләү фонды 40 миллион сумга кадәр артты. Хәзер 2022 елның 30 июнендә билгеләнә торган җиңүчеләр 3 млн сум (кече торак пунктлар арасында беренче урын), 4 млн сум (урта торак пунктлар), 5 млн (зур торак пунктлар) һәм 6 млн сум зур торак пунктлар арасында иң яхшылары алачак. Икенче һәм өченче урынны алучылар да бүләкләнәчәк.

Конкурсның муниципаль этабы 2022 елның 31 гыйнварына кадәр, республика этабы 2022 елның 1 февраленнән башлана, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100