news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуганың ике полиция хезмәткәре «Халык участковые» конкурсында катнаша

Тавыш бирүнең беренче этабы 11-20 сентябрьдә узачак.

Алабуганың ике полиция хезмәткәре «Халык участковые» конкурсында катнаша
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Ел саен үткәрелә торган «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсы башланды. Конкурсның төбәк этабында Алабуганы Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең 2 участок полиция хезмәткәре тәкъдим итә. Болар — полиция майоры Ришат Галиев һәм полиция майоры Ильяс Даминов.

Тавыш бирүнең беренче этабы 11-20 сентябрьдә узачак. Алабуга хокук саклау органнары өчен үз тавышыңны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтында (16.мвд.рф) бирергә мөмкин.

Иң күп тавыш җыйган хезмәткәрләр икенче этапка уза, ул 7 октябрьдән башлана һәм 10 көн дәвам итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100