news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия буенча турлар өчен кешбэкны 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр

Эчке туризмны стимуллаштыру программасының беренче туры Россиядә 21-28 август көннәрендә узды.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия буйлап сәяхәт иткән өчен кешбэкның максималь күләме 15 меңнән 50 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта мәгълүмат хокукый актлар проектларының рәсми порталында урнаштырылган.

Моннан тыш, эчке туризмны стимуллаштыру программасын киңәйтү өчен юлламаның минималь бәясен гамәлдән чыгарырга һәм программага балалар өчен шифаханә һәм ял итү урыннарын кертергә тәкъдим ителде.

Программаның беренче туры Россиядә 21-28 август көннәрендә узды. Бу чорда ил буенча сатып алынган тур өчен юлламаларның 5-15 мең сумын кире кайтарырга мөмкин иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100