Республика халкы Татарстан Президенты инаугурациясен онлайн карый алачак

Тантана интернетта һәм «ТНВ» телеканалында трансляцияләнә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 сентябрьдә, республика халкы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе тантанасын карый алачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вазифага керешү тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Ул иртәнге сәгать 10да башлана.

Инаугурация «Интернет челтәрендә һәм «ТНВ»  телеканалында трансляцияләнәчәк», дип искәртәләр матбугат хезмәтендә.  

«Рәсми Татарстан» сайтының төп битендә онлайн-трансляциягә сылтама барлыкка киләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты итеп сайланганлыгын теркәгәнлеген хәбәр иткән иде.