"Минем горурлыгым – Россия!" илкүләм бәйгесенә гаризалар кабул ителә

"Фотография", "Рәсем", "Видеоролик", "Социаль плакат", "Инша", "Әдәби иҗат", "Журналистика" форматларындагы эшләр кабул ителә.
(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). "Минем горурлыгым – Россия!" илкүләм яшьләр патриотик конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Конкурсны оештыручылар – РФ Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә "Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк" АКО, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һ.б.Бәйге ноиманцияләре "Урман – милли байлык", "Безнең заман геройлары", "Минем җирем – Россия!", "Иминлек балачагы", "Гагарин һәм Космос", "Гомерләрне коткара торган кешеләр", "Россиянең спорт горурлыгы", "Хезмәт кешеләре", "Коррупциягә каршы Балачак!", "Күпмилләтле Россия", "Россиянең фәнни казанышлары" һәм "Россиядә ял итү вакыты!".Конкурс эшләрен тапшыру формалары: "Фотография", "Рәсем", "Видеоролик", "Социаль плакат", "Инша", "Әдәби иҗат", "Журналистика".Конкурста катнашуга 11 яшьтән 18 яшькәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучы балалар чакырыла. Гаризалар 2019 елның 27 октябренә кадәр кабул ителә.