Мәскәүдә ветераннар өчен шәһәрләр арасында телекүпер оештырганнар

Быел Мәскәү һәм Ялтага Санкт-Петербург, Төмән, Тобольск һәм Көньяк Сахалин кушылды.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Вакыттан көчлерәк хәтер» дигән Бөтенроссия ветераннарны хөрмәтләү акциясе узды. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре катнашты», — диелә хәбәрдә.

Кунаклар өчен телекүпер оештырылды. Быел Мәскәү һәм Ялтага Санкт-Петербург, Төмән, Тобольск һәм Көньяк Сахалин кушылды. Ветераннар бер-берсен күрде, полкташларына сәламнәрен җиткерде.

Кунакларны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сәламләде.

«Замандашларыбыз сүзләренчә, без иң яхшы вакытта яшибез. Сезнең һәрберегезгә югалтулар һәм газаплар күрергә туры килде. Сезнең тырышлыгыгыз белән бүген дөнья тыныч. Сез безнең өчен үрнәк һәм горурлык», - диде Эмиль Фәйзуллин.

Ветераннар өчен бәйрәм өстәлләре һәм концерт программасы әзерләнгән иде.