Казанда туристлар өчен иң кызыклы урыннар билгеле

Электрон сервис командасы Татарстан башкаласында 2 меңгә якын популяр ноктаны билгеләде.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). «Яндекс.Карталар» сервисы командасы Казан картасында шәһәрдәге иң кызыклы һәм популяр урыннарны билгеләде. Бу хакта мәгълүматны Яндекс геосервисларының PR-хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Сервис командасы «Яндекс» мобиль кушымтасында һәм «Яндекс.Карталар» веб-версиясендә ешрак хезмәттәшлек итүче локацияләр — кафе, кибет, театр, музейлар һәм башка үзенә җәлеп итә торган нокталарны билгеләде. Казанда барлыгы ике меңгә якын кызыклы урын билгеләп үтелде», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, төп экранда төрле сайлап алулар барлыкка килде. Алар Татарстан башкаласы халкына һәм кунакларына шәһәрдә ориентлашырга ярдәм итәргә тиеш. Бу җыелмада кафе һәм рестораннар, барлар, очрашу яки гаилә өчен кичке аш урыннары бар.