420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 17 август, "Татар-информ"). Соңгы тәүлектә "Татар-информ" сайтын, LIVEINTERNET мәгълүматлары буенча, рекордлы сандагы укучы – 235 мең 529 кеше укыган. Бу – мәгълүмат агентлыгы тарихында тәүлек буенча караган кеше саны буенча иң югары күрсәткеч.
Исегезгә төшерәбез, июль аенда "Татар-информ" LIVEINTERNET төзегән рейтинг буенча Татарстанның гамәви мәгълүмат чаралары арасында беренче булды. Соңгы айда агентлыкның интернет-ресурсында 1 миллион 300 мең кеше булган. Шул рәвешле, "Татар-информ" Россия гамәви мәгълүмат чараларының беренче йөзлегенә керде һәм 93 урынны яулады.
Шулай ук агымдагы елның май аенда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстанның топ-20 иң күп өземтә китерелә торган рейтингында лидер калды. Агымдагы елның I кварталы нәтиҗәләрен "Медиалогия" тикшеренү компаниясе төзегән.