news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер ир-ат хатынына бала таптырган

Бала Яңа шәһәрдәге фатирларның берсендә дөньяга аваз салган.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Чаллыда бер ир-ат хатынына бала таптырган. Узган төндә яшь парларга зур түземлек күрсәтергә туры килгән, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
 
Яңа шәһәрдәге фатирларның берсендә хатын-кыз өендә бала таба башлаган. Сабыйны беренче булып әтисе кулына алган. Бу – аларның гаиләсендәге икенче бала.
 
25 яшьлек ана һәм нарасый үзләрен яхшы хис итә. Табиблар бригадасы хатын-кызны яңа туган сабые белән бала табу йортына алып киткән. Анда аларны табиблар тикшерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot