Әти-әниләр Кырымда агуланган балаларның хәлен кайнар линия буенча белә ала

Татарстаннан килгән балаларның хәле турындагы сорауларга «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров җавап бирәчәк.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Кырымның «Лучистый» лагерында агуланган балаларның хәле турында кайнар линия буенча оператив мәгълүмат алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үзе җитәкләгән ведомствода узган брифингта хәбәр итте.«Теләсә кайсы вакытта ата-аналар үзләренең балалары белән килеп чыккан хәлне белсен өчен, без кайнар линия телефонын эшләтеп җибәрәбез. “Черноморец“ үзәге директоры Евгений Ветров ата-аналарның сорауларына шәхсән җавап бирәчәк. Ата-аналар 8-967-72-87-7 номеры буенча шалтырата ала», - дип аңлатты Дамир Фәттахов.Евгений Ветров хәзерге вакытта Евпатория шәһәр хастаханәсендә. Анда агулану билгеләре белән 54 кеше – 49 бала һәм биш әйдаман китерелгән. Кырымның «Лучистый» балалар сәламәтләндерү лагеренда өченче профильле смена эшли. Анда Татарстаннан 200гә якын бала һәм 20гә якын педагог ял итә. 16 июльдә төнлә балаларда һәм педагогларда агулану билгеләре ачыкланган.