Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булырга мөмкин.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Иртәгә 18 июльдә көндез һәм кич республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булачак.