Муса Җәлил музей-фатирына Муса Җәлил төшерелгән марка бүләк ителде

Марканы музейга Бельгиядә яшәүче Ирина Кәримова тапшырды.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Бүген Казандагы Муса Җәлил музей-фатирына Муса Җәлил төшерелгән марка бүләк ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Марканы Бельгиядә яшәүче Ирина Кәримова тапшырды. Ирина Кәримова — “Муса Җәлил укулары” I Халыкара әдәби бәйгесендә катнашып, III дәрәҗәле дипломга ия булган Александр Ренкинның әнисе. Алар үзләрендә сакланган марка башкалабыздагы музейда урын алырга тиеш, дип хәл иткән. "Бу “Муса Җәлил укулары”ның үзенә күрә бер уңай нәтиҗәсе дә", - оештыручылар.