Казан – Оренбург юлында хәрәкәтне чиклиләр

Юлның 242-246 чакрымында транспорт хәрәкәте чикләнә.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Р-239 Казань – Оренбург – Акбулак – Казахстан чиге өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу турыда «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.Аерым алганда, 18 июльдә 22.00 сәгатьтән алып 19 июльдә 6.00 сәгатькә кадәр юлның 242-246 чакрымында хәрәкәт чикләнәчәк. Бу юлның 234 чакрымындагы тимер юлны ремонтлау белән бәйле.«Ремонт эшләре вакытында транзит автотранспорт Казан - Оренбург – Калейкино станциясе һәм Калейкино станциясе – Чаллы – Зәй – Әлмәт» маршруты буенча хәрәкәт итәчәк, диелгән идарә матбугат хезмәтендә.Машина йөртүчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы булулары сорала. Төзелеш-монтажлау эшләре төгәлләнгәч юл хәрәкәте гадәттәге режимда эшләячәк.