420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Александр Давыдова). Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов «Лучистый» лагерында агуланган балаларның хәлен контрольдә тоту өчен Кырымга барачак. Бу хакта ул үзе җитәкләгән ведомствода узган брифингта сөйләде.
«Мин кич белән Кырымга очарга булдым. Анда хәзер минем урынбасарым һәм Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина бар. Мин әти - әниләренең сорауларына җавап бирү өчен табиблар, Кырым хезмәттәшләрем белән шәхсән сөйләшергә тиеш», - дип аңлатты ул үз карарын.
Ул шулай ук лагерьларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү өчен элек Кырымда булганын да әйтте.
Табиблар аларның хәлен җиңел һәм уртача дип бәяли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымда ялда вакытта агуланган балаларның хәле турында оператив хәбәр итәргә кушты.
Кырым Тикшерү комитеты балаларның күпләп агулану факты буенча җинаять эше кузгаткан. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Төбәкара идарәсендә бу хәлнең норовирусның таралуына сәбәпле килеп чыгуын хәбәр иттеләр. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматлары буенча балалар салат ашап агуланган булырга мөмкин.
.