17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Татар-информ"да Питрау фестивале турында сөйләшәчәкләр, Новосибирск өлкәсендә балалар өчен татар лагере узачак, Татарстанда җылы һава торышы көтелә.

"Татар-информ"да Питрау фестивале турында сөйләшәчәкләр / Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Росатом генераль директоры: Татарстаннан Мәскәүгә технологик чылбыр барачак / Татарстанда «Росатом» дәүләт корпорациясе «ЗаряД» заводының 50 процент өлешен сатып алуга килешү төзеде.

Новосибирск өлкәсендә балалар өчен татар лагере узачак / Лагерь ун көн дәвам итәчәк.

Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә / Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә республикада һава температурасы 29 градус кадәр җылыначак, яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Татар артистлары чит ил Сабан туйларына яңа система буенча җибәрелә башлаган / “Быел безнең яңа система эшли башлады. Закон буенча шулай дөрес”, - диде Татарстан Мəдəният министры урынбасары.

Миңнеханов Кырымда агуланган балаларның хәле турында хәбәр итеп барырга кушты / Татарстаннан килгән кырыктан артык бала, кичә “Лучистый” лагерендә агуланып, Евпатория хастаханәсенә эләккән.

Әти-әниләр Кырымда агуланган балаларның хәлен кайнар линия буенча белә ала / Татарстаннан килгән балаларның хәле турындагы сорауларга «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров җавап бирәчәк.

Мөхәммәтшин Беларусьта һәм Татарстанда уртак производстволар ачарга тәкъдим итте / Парламент башлыгы Россия һәм Беларусь төбәкләренең Санкт-Петербургта VI Форумы эшендә катнаша.