Республиканың дүрт районында торак пунктлар утсыз калган

19 социаль әһәмиятле объектта да электр беткән

 (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Яшен узу сәбәпле, Татарстанның дүрт районында торак пунктлар электрсыз калган. Бу Югары Ослан, Лаеш, Түбән Кама һәм Саба районнарына кагыла, дип хәбәр итә Республиканың Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

24 меңгә якын кеше яшәгән 24 торак пунктта ут юк. 19 социаль әһәмиятле объектта да электр беткән.

Һәлакәттән килгән зыянны бетерүгә 38 кеше, 19 берәмлек техника җәлеп ителгән, министрлыктан - 8 кеше, 4 берәмлек техника. Ремонт эшләре алып барыла.

(Гөлүзә Василова әзерләде)