Азнакайда быел “юкә балы” булмаячак

Чөнки юкәне агач бетләре ашап бетергән

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Умартачыларның кызу эш вакыты җитте. Авылларда бал суырта башладылар. Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Камил абый Сөнгатуллин, без шалтыратканда, беренче балны суыртырга бара иде, дип яза Азнакайның "Маяк" газетасы.

“Әлегә бал уңышы ничек буласын әйтә алмыйм, әмма шунысы хак: быел юкә балы бик аз булачак. Чөнки юкәне агач бетләре ашап бетерде. Аның бер 70 процентын харап иткәннәрдер. Минем умарталар мари урманнарында да бар, аларда юкә балы булыр дип өметләнеп торам. Чәчәк балы исә әйбәт булыр дип торабыз”,– дип белдергән ул.

Камил Сөнгатуллинның сүзләрен “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Катков та раслый. Ул да юкә балының уңышы начар булачак дигән.

“Балның уңышы уртача булыр кебек. Узган ел җәй салкын, яңгырлы булды, бал уңышы да начар иде. Балны быел күбрәк суыртачакбыз, уңыш уртача булыр дип уйлыйм. Юкә балына өметләнәсе дә юк”, – дип кабатлаган ул да.

Сергей Катковның умарталыгында 150гә якын умарта оясы бар. Соңгы биш елда умартачылык белән ныклап шөгыльләнә башлаган. Үткән елгы балны сатып бетергән.

“Аны урнаштыру проблема булмады. Хәтта 2010 елгы бал да сатылып бетте, чөнки, әйткәнемчә, үткән елны бал уңышы начар булды. Быел балның өч литры уртача 1400 сум булыр”, – дигән ул.