Герман Дьяконов: “Кабул итү кампаниясе нәтиҗәләреннән безнең уку йорты канәгать калды”

Республикада абитуриентларның саны кимегән булса да, КДХТУна укырга теләк белдерүчеләрнең саны быел да бик күп булган
(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Казан дәүләт химия-технология университеты (КДХТУ) республика югары уку йортларының иң дәрәҗәлеләреннән берсе булып кала бирә. Моның шулай икәнлеген бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә әлеге уку йортының ректоры Герман Дьяконов янә бер кат раслады.
Аның әйтүенчә, республикада абитуриентларның саны кимегән булса да, быел КДХТУда укырга теләк белдерүчеләрнең саны бик күп икән. “Көндезге бүлектә укырга теләүчеләр шактый булганлыктан, уку йорты буенча бер урынга 17дән артык кеше туры килә. Ә университетка килеп, кабул итү комиссиясендә теркәлүчеләр арасында бу сан — бер урынга 5,5 кеше”, - ди ректор.
КДХТУда быел иң күп гариза кабул ителгән бүлекләр — икътисад, идарә, менеджмент, шулай ук нефтехимия, нефть һәм газ эшкәртү бүлекләре, органик синтез технологиясе факультетлары. Шул ук вакытта җиңел сәнәгать буенча белем алырга теләүчеләр дә шактый икән.
“Әле бары тик көндезге бүлектә укырга теләүчеләрдән гариза кабул итү төгәлләнде. Алда — кичке, читтән торып уку һәм түләүле бүлекләргә кабул итү булачак.
Гәрчә уку йортларында, студентлар саны җитмәс, буш урыннар калыр дигән фаразлар йөрсә дә, бу проблема безгә кагылмады. Әйтергә кирәк, быелгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләреннән безнең уку йорты канәгать калды”, - дип белдерде Г.Дьяконов.