Дмитрий Медведев: “Россиядә мәгълүмати технологияләрне үстерүгә басым ясала”

Россия Президенты илдә мәгълүмати җәмгыять үсешендә төп рольне төбәкләр уйнарга тиеш, дип саный
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Денис Тихонов). Бүген Россия Дәүләт Советының Петрозаводскида үткән президиум утырышында “Әлегә Россия мәгълүмати технологияләрнең үсеш дәрәҗәсе белән мактана алмый”, - дип белдерде Россия Президенты Дмитрий Медведев.
Дмитрий Медведев сүзләренчә, Россиядә мәгълүмати технологияләр үсешенә басым ясала. Әмма бу өлкәдә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. “Әлегә электрон хөкүмәт үсеше беренче баскычта гына, - диде ул. – Гражданнар Интернет аша килешү төзи, декларация бирә, теге яки бу документ хакында белә алмый. Шулай ук хакимият органнары арасында документларның электрон әйләнеше үсеш алмаган. Бу юнәлеш 2010 елда бөтен көченә эшли башларга тиеш.
РФ Президенты фикеренчә, дәүләт хезмәткәрләренең компьютерда эшләү осталыгы да мактанырлык түгел. Россиядә түрәләрнең барысы да компьютерда эшли белергә тиеш. Моннан тыш, зур шәһәрләр һәм кечкенә торак пунктларда яшәүче гражданнар арасында бу өлкәдә җитди каршылыклар күзәтелә.
“Россиядә мәгълүмати җәмгыятьне үстерү стратегиясен камилләштерү кысаларында без аны җиңәргә тиеш. Россия мәктәпләрен компьютерлаштыру бу юнәлештә беренче этап булып тора. Бу өлкәдә җитди каршылыкларны җиңүдә мәгълүматлаштыру буенча төбәк программалары төп рольне уйнаячак, - дип саный Д.Медведев. Россия Президенты фикеренчә, Интернеттан һәркем файдалана алырга тиеш. Шулай ук почта элемтәсе һәм архив идарәләрен камилләштерергә кирәк.
РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында Дмитрий Медведев Россия Президенты каршында илдә мәгълүмати җәмгыять үсеше буенча Совет оештырырга тәкъдим итте.