Башкортстанда мигрантларның саны арта

Килүчеләрнең байтагы эш эзләп юллана
(Уфа, 17 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу ел башыннан алты ай эчендә Башкортстанга 42 мең мигрант килгән.
Россия федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте вәкиле Венера Вәлиева сүзләренчә, аларның зур күпчелеге Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән. Визасыз килү хокугы булган бу өлешне 36 мең 598 кеше тәшкил итә.
Башкортстанга килүчеләрнең байтагы эш эзләп юллана. Нигездә, төзелеш объектларында көч сала андыйлар. Ләкин аларның күп кенә өлеше теркәлмичә эшләвен дәвам итә. Шул сәбәпле быел гына да Башкортстаннан йөзләрчә кеше үз илләренә кайтарып җибәрелгән.
Мигрантларның 200дән артыгының Башкортстанда бөтенләй рөхсәтсез яшәгәнлеге дә ачыкланган. Алар да үз илләренә озатылган. Бу хакта Россия Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Хәмит Нәфыйков журналистлар белән очрашуында белдерде.
Хәмит әфәнде әйтүенчә, бу ел башыннан республикада чит илләрдән килгән һәм тиешле теркәлү үтмәгән 3 меңнән артык кешегә административ кисәтү ясалган һәм штраф салынган. Аларның зур күпчелеге – әлеге дә баягы эшләргә дип килгән кешеләр.
Россия Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенә кара тап төшерүче күңелсез генә хәл дә булып алды. Андагы подполковник дәрәҗәсендәге бер өлкән хезмәткәр, чит ил паспортлары эшләтүне тизләтү шарты белән, 4 мең сум ришвәт алуда тотылып, эштән куылды.
Бу идарәнең элекке башлыгы һәм аның урынбасары исә, Башкортстанга канунсыз килүчеләрне теркәүдә гаепләнеп, кулга алынган һәм төрмә җәзасына хөкем ителгән иде.