Түбән Камада инвалид балаларның ата-аналары өчен хокукый белемнәр мәктәбе дәресе була

Белгеч Татарстанда инвалид балалар белән үткәрелә торган эш, алар өчен адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру турында сөйләячәк.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камада инвалид балаларның ата-аналары өчен Россия Федерациясендә балачакның ун еллыгына багышланган Татарстан хокукый белемнәр мәктәбе дәресе оештырылачак.

Дәресне республика спорт-адаптив мәктәбе җитәкчесе Фәридә Сафиуллина алып бара. Ул Татарстанда инвалид балалар белән үткәрелә торган эш, алар өчен адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру турында сөйләячәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дәрес 18 июнь көнне 11.00 сәгатьтә видеоэлемтә буенча үткәрелә. Катнашу өчен +7(999)157-94-42 телефоны буенча язылырга кирәк.

Шушы номерга WhatsApp яки смс-хәбәр аша исем-фамилия һәм элемтә өчен телефон номерыгызны җибәрергә, билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча тоташырга кирәк. Сылтама соңрак җибәреләчәк.

Сораулар алдан Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.