Республика балалар психоневрология шифаханәсендә хәйрия бәйрәме узачак

18 июньдә үткәреләчәк Сабантуй бәйрәме милли уеннар, концерт программасы, бәйгеләр белән үрелеп барачак.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 18 июньдә 10.00 сәгатьтә Республика балалар психоневрология шифаханәсендә (Чишмәле урамы, 7 йорт), дәваланучы балалар өчен «СалаваTik» группасы катнашында зур бәйрәм — Сабантуй үтәчәк. Бәйрәмне Медицина хезмәткәрләре көненә багышлап, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары оештыра.

  • Республика балалар психоневрология шифаханәсе, Татарстан Республикасында нерв системасының төрле авырулары белән авыручыларны реабилитацияләү һәм дәвалау буенча медицина оешмалары арасында әйдәп баручы шифаханәләрнең берсе. Аңа 1957 елда нигез салына.

Хәзерге вакытта шифаханә 3 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге авыру балаларга ярдәм күрсәтә. Шифаханәгә Татарстаннан һәм күрше республикалардан авыру балалар кабул ителә. Монда церебраль паралич, нерв системасы авырулары, энурез, сөйләм бозылу-тотлыгу кебек, бүгенге көндә актуаль булган авырулардан 100гә якын сабый дәвалана.

18 июньдә үткәреләчәк Сабантуй бәйрәме милли уеннар, концерт программасы, бәйгеләр белән үрелеп барачак. Кыска вакыт аралыгында зур танылу алган «СалаваTik»лар балаларга 10лап җыр бүләк итәчәк. Һәр нәни тамашачы аларга кушылып бии дә, җырлый да алачак.

Шифаханәдә дәваланучы сабыйларга үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге дә була. Балаларга чын бәйрәм атмосферасын балачак почмагы тудырачак.  Монда алар өчен «Сабантуй» бәйрәме башланып китә. Алар чүлмәк ватыш, капчыкта сикерү, су ташу кебек уеннарда катнашып, бүләкләр дә ота алачак.

Акция буенча сорауларны +7904-766-48-28 номерына шалтыратып бирергә була.