news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында тизлекне арттырган өчен яңа штраф кертергә тәкъдим иттеләр

Торак пунктларда максималь тизлекне арттырган өчен 500 сум штраф салыначак.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Родион Букачаков («Бердәм Россия») торак пунктларда тизлекне сәгатенә 10 километрдан да арттырган өчен машина йөртүчеләргә 500 сумга штраф салырга тәкъдим итте. Бу хакта парламентның түбән палатасы мәгълүматлар базасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Проект автомобиль йөртүчеләр торак пунктларда тизлекне арттырганда була торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен эшләнгән.

«Закон проекты торак пунктларда максималь мөмкин булган тизлекне сәгатенә 10 километрдан арттырган, әмма сәгатенә 20 километрдан артмаган өчен йөртүчеләргә административ җаваплылык билгеләнәчәк. Әлеге чикләү торак пунктлар территориясендә тизлек режимын бозу сәбәпле була торган юл-транспорт һәлакәтләренең кимүенә китерәчәк», — диелә закон проектына аңлатмада.

Торак пунктларда максималь тизлекне арттырган өчен 500 сум штраф салыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100