Аксубайда ата-бабалары турындагы истәлекне хәтер баганасы белән мәңгеләштерделәр

Черемушки авылы янында, борынгы зират урынында хәтер баганасы куелды.

(Аксубай, 17 июнь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай районы Черемушки авылы тормышында истәлекле вакыйга булды: йөз ел элек зират урнашкан урында хәтер баганасы куелды.

Бу урында истәлек баганасы урнаштыру идеясен Иске Саврушта туып-үскән Владимир Чураков тәкъдим иткән. Бу аның үткән гасырларда шушы җирлектә яшәгән кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча беренче мәртәбә генә фикер белдерүе түгел. Ике ел элек туган якны өйрәнүче Иске Савруш янындагы борынгы зиярат урынында һәм чукынмаган саврушлыларның гыйбадәт кылу урынында хәтер баганасы куйган иде.

Хәтер баганасы имән агачыннан ясалган. Алты метр биеклектәге агач баганага йорт, корылмалар, агач рәсемнәре чукып язылган. Шулай ук чуваш телендә хәзерге заман халкының ата-бабаларына хөрмәт белән язылган сүзләр дә бар.

Багананы урнаштыру тантанасына авыл халкы җыелды, истәлек баганасын булдыручы автор Владимир Чураков та килде. Объектны урнаштыруда әлеге авылда туып-үскән Эдуард Емельянов һәм Аксубайдан Борис Николаев зур ярдәм күрсәтте.

«Бу багана — ата-бабаларыбызны олылауны гәүдәләндерә. Безнең буын биредә ата-бабаларыбыз җирләнгән урыннар барлыгын белә. Балалар, яшьләр дә бу хакта белсен өчен, без истәлек баганасы урнаштырырга карар кылдык», — диде Чирмешәндә яшәүче мәдәният ветераны Лидия Федотова