17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Харбинга эш визиты белән килде, Татарстан мөфтие «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Казан һәм Харбин арасында туры авиарейс ачылырга мөмкин / Ике шәһәр арасындагы туры авиарейслар оештыру турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хэйлунцзян губернаторы Ван Вэньтао фикер алышты.

Харбинда эшлекле форумда Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдим иттеләр / Форум катнашучылары арасында Россиядәге Haier компаниясе җитәкчесенең республикадагы эш тәҗрибәсе турында сөйләве кызыксыну уятты.

Татарстан Президенты Марат Әхмәтовны юбилее белән котлады / Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 июньдә Марат Әхмәтовка 65 яшь тулды.

Монреаль Сабан туенда Айгөл Бариеваның чыгыш ясавы көтелә / Әлеге шәһәр Сабан туенда җырчы 2017 елда да катнашкан булган.

Казанда Сабантуй урыннарына өстәмә автобуслар, шаттллар һәм электричка йөриячәк / Бәйрәм урыннарына бару өчен өстәмә 160 автобус чыгачак.

17 - 23 июнь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы / Бу атнада «Маяковский» иҗат киңлегендә Мубай белән Эльмир Низамовның уртак концерты булачак.

Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе оештырыла / Бәйрәм үтәчәк урын белән танышып, кайда нинди мәйданчыклар урнаштырылачагын да хәл иткәннәр.

Төрекмәнстан Президенты Казан Сабан туенда булачак / Рөстәм Миңнеханов һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казан Кремлендә очрашу уздырачак, аннары бергәләп халык күңел ачу мәйданчыгына китәчәк.

Татарстан мөфтие «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде / Камил хәзрәт Сәмигуллин 2013 елдан бирле Татарстан мөфтие булып тора.