Әлфия Авзалова җәсәде филармония сәхнәсенә куелды

Филармония ишек төбенә җырчы белән хушлашырга теләүчеләр җыела башлады.

 (Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарның бөек җырчысы Əлфия Авзалова җәсәде Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә китерелде һәм сәхнәгә куелды.

Сәхнәдә тын гына Әлфия Авзалованың җырлары яңгырый. Мәрхүмәнең кызлары, оныклары, туганнары барысы да биредә. Филармония ишек төбенә Әлфия Авзалова белән хушлашырга теләүчеләр җыела башлады. " Без аны гомер буе яратып тыңладык", - ди кулына пар канәфер тоткан апалар.


Искәртеп үтик, Әлфия Авзалова үзенең сәхнәдән озатылуын теләгән.