2015 елда Татарстанда 28 яшүсмерләр клубы төзекләндерелә

Әлеге объектларны капиталь ремонтлау программасы республика дәрәҗәсендә расланган

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 2015 елда Татарстанда 28 яшүсмерләр клубы төзекләндерел. Әлеге объектларны капиталь ремонтлау программасы республика дәрәҗәсендә расланган, дип хәбәр ителә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының рәсми сайтында.

Төзекләндерелергә тиешле объектлар исемлегенә республиканың 28 яшүсмерләр клубы кергән, аларны рәткә китерү өчен 100 млн сум акча каралган.

Бүгенге көндә балалар ял итү объектларында төзелеш- монтаж эшләрен башкару дәрәҗәсе 72 проценттан артыкны тәшкил итә.

Программа кысаларында Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында урнашкан 10 объектта эшләр тәмамланган. Алабуга районында ике клуб рәткә китерелгән. Татарстанның Зәй һәм Мамадыш районнарында да берәр учреждение ремонтланган.