Яшел Үзән эшкуарлары эшләрен япмакчы була

Моңа җылылык өчен икеләтә артып килгән түләүләр дә сәбәпче

 (Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Яшел Үзәннең эшмәкәрлекне үстерү буенча Советында кече эшмәкәрлек һәм торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары турында сөйләштеләр.

Шәһәрдә яшәүче эшкуарларның кайберләре, җылылык өчен бәяләре арткан айлык түләүләрне күргәннән соң, эшләрен ябу турында уйлана башлаган. Янкорма итеп төзелгән биналарны арендага алган бизнесменнарның ТКХ буенча бурычлары 11 миллион сумга җиткән.

Сөйләшү барышында эшкуарларның коммуналчыларның сыйфатсыз хезмәт күрсәтүе һәм бәяләрне дөрес исәпләмәүләре турында җиткерделәр. Ә җылылык өчен икеләтә арткан бәяләрне күргәннән соң, алар бөтенләй дә телсез калган.

Чынлыкта, җылылык өчен бәя исәпләүнең тәртибе үзгәрде. Элек ул ел буена, ягъни 12 айга бүленә торган булса, хәзер җәй айлары өчен исәпләнми һәм шуңа күрә бу чорда әлеге графада “0” сумма торачак. Аннан соң элегрәк бу суммага подвалларны җылыту кебек факторлар исәпкә алынмый торган булган. Алар бәрабәренә квадрат метрлар артканнан соң, җылылык өчен бәяләр дә сизелерлек күтәрелгән булып чыга.

Координация Советы утырышындагы чыгышлардан аңлашылганча, яшелүзәнлеләрнең ТКХ өчен бурычлары 160 миллионга җиткән. Ә аның яртысы – җылылык өчен. Шушы фонда эшкуарларда да өстәлгән 11 миллион сум вазгыятьне тагын да катлауландыра, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.