Спортның массакүләм төрләрен үстерү хокук бозуга каршы профилактика алып барырга ярдәм итә

Районнарда хокук бозуларга каршы профилактика алып бару буенча комплекслы программалар тулысынча тормышка ашырылмый
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Әлеге муниципаль районнарда хокук бозуларга каршы профилактика алып бару буенча комплекслы программалар эшләнгән. Әмма шул вакытта муниципаль программаларны финанслау дөньякүләм икътисади кризис аркасында тулысынча тормышка ашырылмавын әйтергә кирәк. Ләкин без бу эшне туктатырга тиеш дигән сүз түгел. Эшнең яңа формаларын табарга кирәк”, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының Яшел Үзән районында узган күчмә утырышында комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов.

Билгеле булганча, утырышның көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан һәм Биектау муниципаль районнарында хокук бозуларга каршы профилактика алып бару белән бәйле законнарны тормышка ашыруга багышланган иде. Комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов берничә эшче төркеме белән берлектә әлеге районнардагы хәлне өйрәнгән.

Яшел Үзән районы башлыгы Радик Хәсәнов сүзләренчә, утырышта күтәрелгән проблема бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Ул җитәкләгән районда наркоманиягә һәм хокук бозуларга каршы эш алып баручы комиссия бар, 2009-2010 еллар аралыгында тормышка ашырылучы комплекслы программа гамәлдә.

Радик Хәсәнов фикеренчә, бу юнәлештәге эшне патриотик тәрбия һәм спорттан башка күз алдына кыен, киресенчә булганда, вакытны бушка уздыруга гына кайтып калачак. “Спортның массакүләм төрләрен үстерү хокук бозуларга каршы профилактика алып барырга ярдәм итә”, - диде башлык.

Республика буенча караганда, муниципаль районнарда хокук бозуларга каршы профилактика белән шөгыльләнүче ведомствоара комиссияләр эшли. Алар һәр каралган мәсьәлә буенча үз карарларын чыгара. Шул ук вакытта “Татарстан Республикасында хокук бозуларга каршы профилактика турында”гы законда күрсәтелгән затларны социаль адаптацияләү һәм реабилитацияләүгә кагылышлы аерым нигезнамәләр тулысынча тормышка ашырылмый. Шулай ук урыннарда “Инвалидлар һәм социаль яклауга аерата мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарына квота бирү турындагы” республика законы да тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмый. Эш шунда: ел саен Татарстанда төрмәдән 3500дән артык кеше чыга. Бу кешеләр өчен Лаеш һәм Югары Ослан районнарында – икешәр, Яшел Үзәндә өч эш урыны каралган, ә Биектау районында бер урын да юк.