“УМК-Казан” ҖЧҖ генераль директоры салым түләмәүдә гаепләнә

Татарстан прокуратурасы салым түләмәүдә гаепләнүче фирма директорына мөнәсәбәттә җинаять эшен судка тапшырган
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). ТР прокуратурасының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, прокуратура салым түләүдән качуда гаепләнүче “УМК-Казан” ҖЧҖ нең 31 яшьлек генераль директоры Иван Б. ка карата җинаять эшен, карау өчен Мәскәү районы судына тапшырган.
Тикшерү фаразлаганча, 2005 елның августыннан 2006 елның мартына кадәр, салым түләмәс өчен Б. салым декларациясенә ялган мәгълүматлар терки. Шул рәвешле, Б. 567 мең сумнан артык салым түләүдән качып калган. Тикшерү барышында ачыкланганча, “УМК-Казан” ҖЧҖ эшчәнлегенең асылы, кара металлны әзерләү, эшкәртү һәм сатудан гыйбарәт.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: бу берәмле очрак кына түгел. Кара һәм төсле металл ватыкларын кабул итүдән кергән табышның зур булуына кармастан, эшмәкәрләр салым түләүдән качу юлларын табарга тырыша. Хәзерге вакытта тагын берничә моңа охшаш эш - тикшерүчеләр кулында. Тиздән алар суд карамагына юлланачак.