Татарстанда торак-коммуналь комплексын реформалаштыру дәвам итә

Утырышта катнашучылар ТКХ объектларын модернизацияләү программасын уңышлы үтәгән Менделеевск районы тәҗрибәсен билгеләп үтте.
(Менделеевск, 17 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Менделеевскида ТР Дәүләт Советының “Россия гражданнарына - һәркем алырлык торак” илкүләм проектын контрольдә тоту буенча комиссиясе һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының уртак күчмә утырышында катнашучылар “2004-2010 елларга ТР торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру һәм модернизацияләү программасын раслау турында”гы республика законын гамәлгә ашыруның җылылык һәм су белән тәэмин итү предприятиеләрендә заманча технологияләр һәм җиһазлар кертүгә кагылышлы өлешен тикшерде.
Утырышны комитет рәисе Марат Галиев алып барды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Рәфыйк Загрутдинов белдергәнчә, коммуналь реформа һәм яңа икътисади мөнәсәбәтләр шартларында җитештерелә һәм транспортлана торган энергиянең үзкыйммәтен максималь киметү таләп ителә. Бу исә, җылылык җитештергәндә газ-поршень һәм газ турбинасы когенерацион агрегатларын һәм башка ярдәмче җиһазларны куллану хисабына тәэмин ителергә мөмкин. “Җылылык белән үзләштерелгән чыганаклар хисабына тәэмин итү нәтиҗәсез яки чыгымлы булган урыннарда мондый җайланмалардан файдалану нигезле”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстан шәһәрләре һәм авылларында дүртенче ел һәр фатирны аерым җылыту системасына күчерү һәм республиканың муниципаль берәмлекләрендә блоклы казаннар урнаштыру программасы гамәлгә ашырыла. Программаны гамәлгә ашыра башлау вакытыннан алып (2005 елдан), мондый җылыту системалары республиканың 34 муниципаль берәмлеге шәһәрләре һәм авылларының 10833 фатирлы 700дән артык йортында кертелгән. Мондый эш быел да дәвам итә – барлыгы 7 мең казан урнаштыру планлаштырылган.
Хәзерге вакытта “2009-2015 елларга ТР коммуналь энергетикасында суүткәргеч-канализация хуҗалыгы һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын үстерү программасы”, шулай ук “2008-2010 елларга ТР шәһәрләре һәм торак пунктларында канализация чистарту корылмаларын төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү программасы” эшләнә.
Менделеевск районында торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү турында район башлыгы Рөстәм Гафаров сөйләде. Аның сүзләренчә, җылылык белән тәэмин итү системасы нәтиҗәлелеген арттыру, җылылык энергиясен җитештерүгә чыгымнарның артуын булдырмау, су белән тәэмин итү буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең үзкыйммәтен киметү максатыннан, шулай ук җылылык челтәрләренең нык тузуы аркасында, районда җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча инвестиция программасы эшләнгән. Нәтиҗәдә, 2006-2007 елларда матди һәм эксплуатацион чыгымнарны шактый киметүгә ирешелгән. Шулай ук районда җылылык белән тәэмин итү схемасын үзгәрткәннәр, суның, электр һәм җылылык энергиясенең югалуын киметкәннәр.
Утырышта катнашучылар ТКХ объектларын модернизацияләү программасын уңышлы үтәгән Менделеевск районы тәҗрибәсен билгеләп үтте.
Утырышта катнашучылар шулай ук “Социаль найм килешүләре буенча гражданнарга ТР Дәүләт торак фонды һәм муниципаль торак фонды фатирларын бирү турында”гы ТР законы үтәлешен тикшерде.