Башкортстанның Благовещен шәһәре милиционерларына хөкем чыгарылды

Башкортстанның Благовещен шәһәрендә, 2004 елда шушы шәһәрдә милиция һәм ОМОН көчләре тарафыннан кылынган “чистартуларга” бәйле, бүген чираттагы мәхкәмә утырышы булып үтте
(Уфа, 17 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Благовещен шәһәрендә, 2004 елда шушы шәһәрдә милиция һәм ОМОН көчләре тарафыннан кылынган “чистартуларга” бәйле, бүген чираттагы мәхкәмә утырышы булып үтте.
Шушы утырышта тагын өч милиция хезмәткәренә карата хөкем карары чыгарылды.
Утырышны алып баручы судья хөкем карарларын игълан итте. Аларга караганда, Благовещен шәһәре эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, милиция лейтенанты Айдар Гыйлвановның, Җинаять кодексының 286нчы маддәсе нигезендә, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителәчәге әйтелде. Шулай ук тагын ике милиционерга карата шартлы рәвештәге хөкем карары чыгарылды. Милиция майоры Олег Шапеев 1 елга, ә милиция капитаны Вил Хәмәтдинов 3,2 елга шартлы рәвештә хөкемгә тарттырылды.
Шулай итеп инде дүртенче ел дәвам итүче мәхкәмә тикшерүләре тирәсендә “боз” кузгала башлады. Элегрәк тә Благовещен шәһәре эчке эшләр бүлегенең ике хезмәткәренә карата шартлы хөкем карары чыгарылган иде. Бүген чыгарылган хөкем карарлары ун көннән соң гына гамәлгә керә. Шуңа кадәр, бу карарлар белән риза булмаган гаепләнүчеләр, кассация шикаяте белдерә ала.
Мәгълүм булуынча, Благовещендагы “чистартуларга” фатыйха биргән милиция югары җитәкчеләре эшен тикшерү аерым карауга бүленгән иде. Моңа республика прокуроры Сергей Хуртин ризасызлык белдерде. Аның фикеренчә, бу югары милиция хезмәткәрләрен аклау максатында, эшне сузу өчен махсус эшләнә.
Благовещен шәһәре Эчке эшләр бүлегенең элекке башлыгы Илдар Рамазанов һәм тагын берничә югары хезмәткәр әле дә иректә кала. И. Рамазанов, үз эшен тикшерүдә хокук бозулар бар дигән сылтау белән, барлык тикшерү кәгазьләрен прокуратурага кире кайтаруны таләп итте. Шуннан соң ул үзенең тагын бер мөрәҗәгатен тапшырды. Анда ул Башкортстан прокуратурасының үз эшен тикшерүче барлык хезмәткәрләрен алмаштыруны таләп итте. Моны ул республика прокуроры Сергей Хуртин белән шәхси мөнәсәбәтләре бозылуга бәйләп аңлатты. Алай гына да түгел, үзенә карата гаделсезлек кылына дип, Сергей Хуртинны җавапка тарттыру турында сорап, Россия Генераль прокуратурасына шикаять белән мөрәҗәгать итүе хакында да белдерде И. Рамазанов.
Мәгълүм булуынча, Сергей Хуртин моңа кадәр милиция хезмәткәрләренә карата игълан ителгән кайбер йомшак карарларны гамәлдән чыгаруны сорап, Россия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Менә шушы хәл Благовещен шәһәре Эчке эшләр бүлеге башлыгына ошамаган күрәсең.
Шулай итеп бар илгә яманаты таралган “Благовещен эше” ике елдан артык инде дәвам итә һәм төрлечә тоткарлаулар, яңадан-яңа дәгъвалар килеп чыгу сәбәпле, әле аның очы-кырые да күренми, шикелле. Башкортстан ОМОНы хезмәткәрләре бу вакыйгада бөтенләй дә судан коры чыга кебек.
Исегезгә төшерәбез, Благовещен шәһәрендә 2004 елның декабрендә узган милиция “чистартулары” барышында 350ләп кеше зыян күргән иде. Аларның күпчелеге авыр яралар алды, кайберләре гарипләнде, дип хәбәр ителде.