Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы үтте

Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы үтте

(Уфа, 17 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булып үтте. Аның көн тәртибенә, алдан билгеләнгәнчә, ике мәсьәлә кертелгән иде. Берсе – Уфа “Нур” татар театры тирәсендәге хәлләрне тикшерү булса, икенчесе – Башкортстанда татар мәгарифен саклап калу юнәлешендәге бурычларны барлау иде. Әмма ике мәсьәләнең дә киңкырлы булуын исәпкә алып, көн тәртибендәге бер генә мәсьәләне тикшерергә килешенде – Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры проблемаларын карауга тукталырга булдылар.

Утырышны Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рушан Галләмов ачты һәм алып барды. Ул бүгенге фикер алышуның бик мөһим булуын билгеләде. “Нур” театрының проблемалары аның гына проблемалары була алмый. - диде ул. – Башкортстан татарлары өчен бу театр иң зур мәдәни үзәк, шуңа да анда җыелып киткән кимчелекләрне уртага салып тикшерү зыян итми”.

Сөйләшүгә “Нур” татар театрының директоры Урал Гыйрфатуллин да килде. Ул Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы да һәм “Нур” театры директоры буларак, аңа артистлар һәм башка хезмәткәрләр тарафыннан да дәгъвалар күп булуы мәгълүм. Хәтта Урал Гыйрфатуллинның артистлар белән тупас мөгамәлә кылуы, эштә диктаторлык алымнары куллануы, кыскасы, бар хакимиятне үз кулына алуы турында республика җитәкчеләре исеменә төрле мөрәҗәгатьләр һәм белдерүләр дә җибәрелгән. Шул белдерүләрне танылган композитор, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Алик Локманов укып ишеттерде. Ул белдерүләрдә “Нур” татар театрының зур залының һаман ачылмавы, хәтта аның кайбер урыннарының җимерелә башлавы хакында әйтелә. Театрның директорына карата дәгъвалар да зур урынны алып тора ул белдерүләрдә. Андый дәгъвалар күп килә башлагач, тетарда берничә тикшерү комиссиясе дә эшләгән.

Театр эше хакында бер белдерүне Башкортстандагы күренекле татар галиме, академик, җәмәгать эшлеклесе Риза Магазов та җибәргән булган. Риза аганың “Нур” театры өчен борчылырга аерым сәбәпләре бар. Заманында нәкъ менә ул Уфада “Нур” театрын тергезүгә һәм беренче эш елларында аңа матди ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткән милләтпәрвәр. Хәзерге көндә “Нур” театрында эшләү һәм яшәү өчен тиешле шартлар булмау, артистларның эштән китүе, директор Урал Гыйрфатуллинның башбаштаклыгы уртак эшкә аяк чала дип белдерде ул үз чыгышында. “Директор үзенә карата булган гаепләүләрне танымый һәм танырга да теләми, - ди ул. - Ә бит ул дәгъвалар буш урында килеп чыкмаган. Художество комиссиясе дә эшләми театрда. Кыскасы Урал әфәнде бар хакимиятне узурпировать итеп беткән. Килешеп эшләгәндә генә эшләр алга китәчәк һәм татулык булачак”.

“Нур” театрында җыелган проблемаларны тикшерү Татар конгрессы Башкарма комитеты утырышында вакыт-вакыт кызу бәхәсләргә тоташып китеп, хәтта күпмедер дәрәҗәдә киеренке төс алды. Сүз театрның директоры Урал Гыйрфатуллинга бирелгәч, ул үзенә карата төбәлгән гаепләүләрне кире кагарга, үз дәлилләрен китерергә тырышып карады. Театрның зур залының һаман да файдалануга тапшырылмавында үзенең гаебе булмавын, артистлар һәм режиссерлар белән яхшы мөнәсәбәттә торуын, беркемне дә кысмавын расларга маташты. Әмма тәгаен фактлар булган килеш аның шулай һәр дәгъваны кире кагып сөйләве Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзаларына ошамады. Хаталарны һичьюгы өлешчә генә булса да тану урынына башкаларны гаепләргә маташуы белән бәхәсне тагын да ныграк дөрләтеп җибәрде ул.

“Нур” театры белән бер үк вакытта төзелә башлаган М. Гафури исемендәге Башкорт академия театры һәм Башкорт яшьләре театры биналары әллә кайчан төзелеп бетеп эшли башлады, ә татар театрына акча таба алмыйлар, дигән сүзләр дә яңгырап, сөйләшү милли төсмер дә алды.

Фикер алышуда катнашкан “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Гөлҗиһан Яһүдина, Салават шәһәре конгрессы бүлеге рәисе Әсгать Корманаев, академик Рәиф Әмиров, Ильяс Гәрәев, Заһир Хәкимов һәм башкалар “Нур” театрының кимчелекләрен бетерү, хезмәт коллективына яхшы шартлар тудыру, аның зур залы төзелешен тәмамлау өчен чаралар күрүгә карата үз тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен әйтте.

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары утырыш азагында “Нур” театры хакында тагын да бер тапкыр җитди сөйләшү оештырырга һәм анда инде театрның барлык артистларын да, режиссерларын да чакырырга кирәк, дип килеште.

Ә Башкортстанда Татар мәгарифен саклау мәсьәләләре буенча сөйләшү өчен, нәкъ бер айдан, ягъни 15 июльдә аерым бер җыен үткәрергә һәм анда республиканың барлык татар милли оешмаларыннан да вәкилләр чакырырга булдылар.