Татарстанда яшәүчеләр “Сау бул, корал!” акциясе барышында 2 гранатомет һәм мина тапшырган

Татарстанда яшәүчеләр “Сау бул, корал!” акциясе барышында 2 гранатомет һәм мина тапшырган

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 5-14 июньдә Казан һәм Яшел Үзәндә үткән “Сау бул, корал!” акциясе кысаларында Татарстанда коралларны үз теләкләре белән тапшыру мәсьәләләре буенча 110 граждан мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Искә төшереп үтәбез, “Сау бул, корал!” операциясе халыктан акчага корал, хәрби кирәк-яраклар, шартлаткыч матдә һәм корылмалар җыюны активлаштыру максатыннан ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылган. Операция республикада оператив халәтне тотрыкландырырга һәм ату коралы кулланып эшләнгән җинаятьләр санын киметергә ярдәм итә.

Акция барышында республикада яшәүчеләр 101 төрле корал, шул исәптән 45 шома көпшәле ау мылтыгы, 3 кулдан ясалган пистолет, 2 граната, 1 мина, 2 гранатомет һәм 539 хәрби кирәк-яраклар тапшырылган. Казанда күрсәтелгән чорда гражданнарның 86 мөрәҗәгате теркәлгән, Яшел Үзәндә – 11.