Татарстанда бер атнада 275 кешене талпан тешләгән

Татарстанда бер атнада 275 кешене талпан тешләгән

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Узган атнада 275 татарстанлы талпан тешләү сәбәпле, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 9-15 июньдә Татарстанда талпан боррелиозының 6 очрагы (сезон башыннан – 30 очрак) теркәлгән. Республика районнарында 382,73 гектар мәйдан эшкәртелгән. Бу эш дәвалау-сәламәтләндерү территорияләрендә һәм халык күпләп ял итә торган урыннарда башкарылган.

Бизгәк озынборыннарының личинкаларына каршы сулыкларны эшкәртә башладылар. Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 44,92 гектар булган 30 сулык эшкәртелгән.