Әстерханда «Тарих өчен балык тот» бәйгесе барышында тотылган иң зур балыклар өлкә төбәк музеена куелган

Әстерханда «Тарих өчен балык тот» бәйгесе барышында тотылган иң зур балыклар өлкә төбәк музеена куелган

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Әстерханнан алынган хәбәрләргә караганда, Әстерхан өлкә төбәк музеена Идел-Каспий бассейныннан тотылган алты зур балыкның сөкәтен экспонат итеп куйганнар. Бу гигант балыклар «Тарих өчен балык тот» исемле бәйге вакытында һәвәскәр балыкчылар тарафыннан тотылган һәм музейга китерелгән. Балыкларның барсы да музейның пыяла витриналары эчендә «йөзә» һәм музейга килүчеләрнең игътибарын җәлеп итә.

Монда 12 килограммлык судак балыгы да бар һәм аның башының озынлыгы гына да 16 см.га җитә. Шунда ук ерткыч-чуртан, аның да авырлыгы нәкъ судакныкы шикелле үк, ләкин озынлыгы гына азрак озынрак. Янәшәдәге гигант-калын маңгайның (толстолобик) авырлыгы 40 кг., ә озынлыгы 137 см. Ул буадан тотылган. Болар янында 1әр килограммлык вобла һәм кутум балыклары, үзенең зурлыгы һәм авырлыгы белән судак һәм чуртаннан гына калышкан карп балыгы да бар. Бу экспонатлар Әстерхан краеның ни дәрәҗәдә балыкка бай булуы турында сөйли һәм XXI гасырның балыкчылык ганимәтләрен (трофеи) демонстрацияли, диелә хәбәрдә.