Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Татарстан медикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Татарстан медикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен иртәгә билгеләп үтеләчәк Медицина хезмәткәре көне белән котлады.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәм - Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!

Бөтен гомер буе медикларны йокысыз төн һәм борчулы көннәр озата. Алар чит кешенең авыру һәм борчулаларын үзләренеке кебек кабул итә һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

Сезнең һөнәрегез яшәү һәм үлем арасында тора, кешене туганда каршы ала һәм соңгы юлга озата. Сез беренче тавышны һәм соңгы сулышны ишетәсез.

Сезнең алдыгызда көндез һәм төнлә, теләсә кайсы җирдә, теләсә нинди һава торышында җиңел булмаган һөнәри бурычыгызны кимчелекләрсез үтәү буенча гаять зур җаваплылык тора.

Исегездә тотыгыз, пациентларыгыз сезнең изге йөрәгегезгә һәм көн саен могжиза коручы оста кулларыгызга ышана.

Ак халатлы кешеләр – алар кешегә җирдә иң кыйммәтле булган сәламәтлек, вакыты белән тормыш бүләк итүчеләр. Шуңа күрә бүген чын йөрәктән сезгә барыннан да элек сәламәтлек, гаилә бәхете, кеше һәм медицинага хезмәт итү өлкәсендә яңа уңышлар һәм җиңүләр телим.

Яратыгыз һәм яратылыгыз!

Хөрмәт белән, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Р.Сафиуллин