Россиядә Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәләр

Россиядә Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәләр

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Сабантуй бәйрәме Татарстанның шәһәр һәм авылларында, шул исәптән Яшел Үзән, Түбән Кама, Чаллы һәм Азнакайда була. Сабан бәйрәмен Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә билгеләп үтәләр, анда республиканың иҗади коллективлары һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре барачак.

ТР Аксубай районы артистлары Димитровград шәһәре һәм Ульян өлкәсе халкының күңелен ачачак. Удмуртия Республикасының Можга шәһәре халкы өчен Татарстанның Менделеевски районы вәкилләре концерт программасы әзерләгән.

Моннан тыш, татарларның милли бәйрәме Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә дә гөрләп үтәчәк, анда Мөслим районы коллективы бара. Екатеринбург халкы өчен Кукмара районының сәнгать осталары милли җыр һәм биюләр башкарырга ниятли. Питрәч районының иҗат коллективы белән Сабантуй бәйрәмен Пенза өлкәсенең Урта Елюзань авылында яшәүчеләр билгеләп үтәчәк. Сабан бәйрәме шулай ук Россиянең Курган, Архангельски, Иркутски, Төмән, Чиләбе һәм Пермь өлкәләрендә дә булачак.