Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә Сабантуй бәйрәме билгеләп үтелә

Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә Сабантуй бәйрәме билгеләп үтелә

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узачак. «Одинцово-инфо» хәбәр иткәнчә, Одинцово районында 2002 елның Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 2350 татар яши.

Милли бәйрәмне яратучыларны спорт уеннары Мәскәү, Казанның сәнгать осталары катнашында концерт көтә. Сабантуйда Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә җитештерелә торган тауарларның күргәзмә-ярминкәсе үткәреләчәк.

«Сабантуй-2006» бәйрәмен ачу тантанасы һәм концерт район хакимияте бинасы каршындагы мәйданда була. Уен һәм конкурслар – Үзәк стадион янында, күргәзмә-ярминкә – Одинцово Экспоүзәгендә.