Фәрит Мөхәммәтшин: “Республиканың иң яхшы мәйданы - Түбән Камада”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Республиканың иң яхшы мәйданы - Түбән Камада”

(Түбән Кама, 17 июнь, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Кама Сабан туена 100 меңгә якын кеше килде. Халык күңел ачулары «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы территориясендә булды.

Түбән Кама халкы белән бергә Сабан туен бәйрәм итәргә дәрәҗәле кунаклар – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин килде.

Кунаклар бәйрәм тамашалары алдыннан «Татэнерго» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлек башлыгы Олег Власов һәм предприятие җитәкчеләре белән бергә сәүдә рәтләрен карады. Аннары үзәк сәхнәдә иң яхшы хезмәтчәннәрне бүләкләделәр. 20гә якын кеше рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Аннары шәһәрнең 2500 укучысы һәм танылган иҗат коллективлары катнашында бәйрәм башланып китте. Сабантуй кунакларына Габдулла Тукай тормышы турында сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде, ул танылган татар шагыйренең балачагы һәм яшүсмер чагы турында иде. Сәхнәләштерелгән тамаша үзенчәлекле фейерверк белән тәмамланды, күккә йөзләгән төрле шарлар очырылды.

Сабантуй программасының берничә ай әзерләнүен билгеләп үтәргә кирәк. Мәйданда көн саен репетицияләр үткәрелгән. Бөтен артистларга яңа ачык төстәге костюмнар тегелгән. Оештыручыларның тырышлыклары тиешенчә билгеләп үтелде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама мәйданында күрсәтелгән тамашаны югары бәяләде. “Мин Түбән Кама Сабан туена күтәренке рух белән киләм. Биредә республикада иң яхшы мәйдан, һәрвакыт халык һәм дәрәҗәле кунаклар күп. Бәйрәм тамашаларында һәрвакыт балалар катнашуы куандыра. Татарстан парламенты җитәкчесе Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең бәйрәм уңаеннан Түбән Кама халкын сәламләү хатын укыды. Ул шулай ук республика Дәүләт Советы һәм шәхсән үзе исеменнән түбәнкамалыларны Сабантуй бәйрәме белән котлады һәм уңышлы эшләүче – химик, төзүче, медицина хезмәткәрләренә сәламәтлек, бәхет һәм мул тормыш теләде.

Түбән Кама башлыгы Олег Власов шәһәр халкын язгы кыр эшләре тәмамлану белән котлады. “Бәйрәм уңышлы булды. Сабантуй чыгышларында һәм оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерәм”, - диде мэр.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач, мәйдан территориясендә спорт ярышлары башланды, ә ипподромда ат чабышлары узды. Иң кыюлар 32 метрлы баганага менде. Ярышларда җиңүчеләргә көнкүреш техникалары тапшырылды. Бәйрәм чаралары, милли уеннар һәм спорт ярышлары мәйданда әле дә дәвам итә. Үзәк стадионда иҗат коллективлары чыгыш ясый. Соңыннан абсолют батырга автомобиль һәм тәкә тапшырылачак.