Азнакайда ТР Дәүләт Советы комиссиясе утырышы була

Азнакайда ТР Дәүләт Советы комиссиясе утырышы була

(Азнакай, 17 июнь, «Татар-информ», Булат Сруров). Бүген Азнакайда ТР Дәүләт Советы “Агросәнәгать комплексы үсеше” милли проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең күчмә утырышы була. Республиканың агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны стимуллаштыру мәсьәләләренә багышланган чарада ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт советы депутатлары, банклар, кулланучылар кооперативы һәм җәмгыятьләре, шулай ук Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасының 9 муниципаль районы вәкилләре катнаша.

Катнашучылар утырышның пленар өлеше башланганчы, Ирекле авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны карарга һәм Азнакай районының хәзерләүче конторасында булырга ниятли.